

"Гаилә" милли проекты кысаларында Башкортстанда балалар мәдәни-агарту үзәкләре оештырылачак.
«Гаилә» милли проекты кысаларында, мәдәният учреждениеләре базасында балалар мәдәни-агарту үзәкләрен булдыруны да кертеп, 2026 елда мәдәният учреждениеләрен модернизацияләүгә субсидияләр бирү өчен РФ субъектлары арасында федераль конкурс сайлап алуына йомгак ясалды.
Конкурс нәтиҗәсендә 2026 елда БРда федераль бюджет акчалары исәбеннән алты мәдәни-ял итү учреждениесе модернизацияләнәчәк: Миякә (Кыргыз-Миякә авылы), Әлшәй (Раевка авылы), Бишбүләк (Бишбүләк авылы), Балтач (Иске Балтач авылы), Мәләвез (Воскресенск авылы) районнарында, шулай ук Уфа шәһәрендә (мәдәни-ял итү учреждениесе эшчәнлегенең иң яхшы практикасына әверелгән «Атайсал» мәдәни үзәге).
Моннан тыш, милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында Сибай һәм Уфа шәһәрләрендә ике яңа балалар мәдәни-агарту үзәге барлыкка киләчәк.
«Гаилә» милли проекты кысаларында мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү һәм төзү мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора.