Җәмгыять
29 сентябрь 2025, 14:43

Фотобанк кирәк иде!

Башкортстанда массакүләм матбугат чаралары өчен махсус фотобанк булдырдылар.

Фотобанк кирәк иде!Фотобанк кирәк иде!
Фотобанк кирәк иде!

   Башкортстанда массакүләм матбугат чаралары өчен махсус фотобанк булдырдылар.

    «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бик тә кирәкле фотобанк ачты.

   Фотобанк

берьюлы берничә максатка эшли: мәсәлән, фотосурәтләрне саклау, шулай ук алар белән идарә итү: структуралаштыру, тулыландыру, актуальләштерү һәм яңадан куллану уңайлы. Моннан тыш, бу плагиаттан саклану да. Фотосурәтләр банкын төзү редакция хезмәткәрләренә үзләрен плагиат кылудан сакларга һәм төрле иллюстратив материалны үз публикацияләрендә кулланырга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, бу әле мирасны саклау да.

   Шунысын да билгеләп

үтәргә кирәк, проект БР Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә «ИТ-инновацияләр» АНО тарафыннан гамәлгә ашырылды.

   Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас