

Чара республикада ел саен сентябрьнең соңгы ункөнлегендә, бөек язучы Сергей Аксаковның туган көне - 1 октябрь алдыннан үткәрелә. Беренче тапкыр ул 1991нче елда – язучының 200 еллыгы еллыгы уңаеннан уздырыла. Быел бәйрәм тантаналары 26 һәм 27 сентябрьдә Уфада, шулай ук Бәләбәй, Кармаскалы һәм Уфа районнары территориясендә булды.
Төбәк җитәкчесе Аксаков фонды рәисе, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Михаил Чвановның тантананы оештыруга керткән өлешен дә билгеләп үтте.
- Михаил Андреевич бу чараны хәрәкәтләндерүче көч булып тора, - дип ассызыклады Радий Фәрит улы. – Агымдагы елда Халыкара Аксаков бәйрәме 35нче тапкыр уздырыла. Республика өчен ул бик зур әһәмияткә ия – күренекле якташыбыз, язучы Сергей Тимофеевич Аксаковның иҗади мирасы һәм аның зур гаиләсенең изге эшләре турындагы истәлекне саклау булып тора.
Фото: БР Башлыгының рәсми порталы.