Җәмгыять
26 сентябрь 2025, 06:35

Ялган мәгълүмат таратсаң...

“Пруфы” басмасы редакциясенә ялган мәгълүмат өчен 2 млн сумга штраф салганнар.

Ялган мәгълүмат таратсаң...Ялган мәгълүмат таратсаң...
Ялган мәгълүмат таратсаң...

Уфаның Совет район суды АНО “Ирекле медиа”га карата РФ КоАП 13.15 маддәсенең 10.1 өлеше (“массакүләм мәгълүмат ирегеннән явыз файдалану”) белән каралган хокук бозу өчен административ материалны карады.

 БР судларының берләштерелгән матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, 2025 елның гыйнварында “Пруфы/Новости Уфы и Башкирии” телеграм-каналында Уфа заводларының берсе территориясенә БПЛА очып килүе, шартлау тавышлары һәм шуның белән бәйле рәвештә интернет эшендәге өзеклекләр турында мәгълүмат булган мәкалә бастырылган.

   Шул ук вакытта гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты бу хәбәрне расламады, ягъни мәгълүмат ялган булып чыкты, ул рәсми мәгълүматларга түгел, ә авторның үз чыганакларына гына нигезләнде.

  Белгеч-психолог нәтиҗә ясавынча, мондый характердагы мәгълүмат интернет кулланучыларга тискәре психологик йогынты ясый һәм аның максаты - шәһәр халкының иминлегенә кагылышлы җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясау, тормыш өчен куркыныч булу хисе формалаштыру, җәмгыятьтәге хәлне тотрыксызландыру һәм халык арасында паника тудырырга мөмкин.

   Суд карары белән юридик зат административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа дәүләт файдасына 2 млн сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләнгән. Карар законлы көченә әлегә кермәгән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас