

Күп балалы әни Мария Афонина гаиләне һәм эшне бергә уңышлы алып бару серләре, иренең роле һәм балаларга сыйфатлы игътибар булуы турында “Башинформа” хәбәрчесенә сөйләгән.
Карьера илһамландырса, гаилә җылытса, үз-үзеңне үстерү рухландырса, ә җәмгыятькә хезмәт итү мәгънә китерсә – уйланылганнарның барысына да ирешергә мөмкин. Иң мөһиме – энергия чыганагын табу һәм үзеңә, үз идеяңә ышану дип саный “Добрино” Гражданлык җәмгыятен үстерү академиясе ректоры, Русия хатын-кызлары берлеге вице-президенты Мария Афонина.
– Үзем күп балалы гаиләдән булмасам да, мин һәрвакыт өч балам булсын дип хыяллана идем. Мин ике малай һәм кызым булуын, малайларның кызны яклавын теләдем. Ләкин тормышта киресенчә килеп чыкты – ике кызым һәм улым бар. Өлкән кызыма 21 яшь, ул студент һәм журналистика факультетында укый. Уртанчы кызыма – 11 яшь, ул 5нче сыйныфка барды, кече улыма – 8 яшь, ул 2нче сыйныфта укый. Шуңа күрә минем мәктәп укучыларым да, студент кызым да бар булып чыга.
– Мария Александровна, без сезне илдә хатын-кызлар лидерлыгының амбассадоры, “Хатын-кыз-лидер” программасы координаторы, “Сенеж” идарәсе остаханәсе проректоры буларак беләбез, хәзер сез “Добрино” Гражданлык җәмгыятен үстерү академиясен җитәклисез, Добро.РФ ассоциациясе советы рәисе урынбасары булып торасыз. Мондый мөһим зур проектларда эшне, командировкаларны, иҗтимагый эшчәнлекне һәм даими үсешне гаиләгез белән ничек берләштерә аласыз?
– Без сезнең белән лидер үсеше, идарәче үсеше, кеше үсеше турында күп фикер алышабыз. Ләкин бу үсеш алга, яңа максатларга таба бармыйча мөмкин түгел. Минем беренче белемем – социаль педагог, аннары – практик психолог, аннары мин гештальт-психотерапевтка укыдым. Узган ел экстремаль кризис психологиясе буенча квалификацияне күтәрдем һәм менә хәзер, сентябрь ахырында, психология буенча кандидатлык дәрәҗәсен яклауга чыгам. Болар барысы да даими үзлегемнән белем алу белән бергә миндә балалар туу һәм тәрбияләү белән параллель бара. Бу планда мине ирем бик нык хуплый. Ул да мәгариф өлкәсеннән, шуңа күрә минем һөнәри кызыксынуымны уртаклаша һәм бу – күбесенчә безнең гаилә кызыксынуы.
Гомумән, гаилә – минемчә, ул бик кызыклы организм. Бер яктан, гаилә даимилеккә омтыла. Шуңа уртак гаилә традицияләре, даими рәвештә бара торган ниндидер әйберләр бик мөһим: бу уртак йорт, уртак мәгънәләр, уртак миссия, уртак эшләр. Ә икенче яктан, теләсә нинди организм кебек үк, гаилә дә үсәргә тиеш. Һәм әгәр гаиләдә стагнация бара икән, иртәме-соңмы кешеләр бер-берсенә кызыксынуларын югалталар, һәм, димәк, мөнәсәбәтләрдә салкынлык башлана.
– Сезнең балаларга ниндидер үзенчәлекле карашыгыз бармы? Озак вакыт өйдә булмавыгызны балаларга ничек аңлатасыз?
– Икебез дә мәгариф өлкәсендә эшләгәч, бездә яңа мәгълүмат агымы бик күп. Балалар да моны күрә, безнең омтылышларыбызны хуплый, безнең тәҗрибәләрдә иркен катнаша. Әлбәттә, балаларны бик сагынам, һәм һәрвакыт өйгә омтылам. Ләкин без ирем белән үз графикларыбызны синхронлаштырырга өйрәндек һәм хәтта читтә вакытта да икебезгә очрашулар оештыра алабыз. Чынлыкта сер гади: бу – үзара хөрмәт, уртак мәнфәгатьләр һәм планлаштыру.
– Бәлки, эшләүче әнидә гаиләсенә тиешенчә игътибар бирмәве өчен гаеп хисе туадыр. Мондый хәлдә эшләүче әниләргә сез нәрсә киңәш итәр идегез?
– Беренчедән, балаларга әни һәм аның игътибары сыйфатлы булса, шул җитә икәнлеген аңларга кирәк. Көненә ике сәгать булса да, без бу вакытны балалар белән өйдә үткәрәбез. Мин иртән балалар белән булам: иртәнге аш әзерлим, мәктәпкә озатам, без сөйләшәбез һәм планнар турында фикер алышабыз. Кичен аларны йокларга яткырам. Гаеп хисенә килгәндә, әгәр аңа икенче яктан карасаң, ул нинди файда китерә? Бернинди.
Тагын бер бик мөһим момент, мин балаларны үз эшем белән таныштырырга тырышам. Мәсәлән, аларның Добро.РФ офисында булганнары бар, минем кайда эшләгәнемне, нәрсә белән шөгыльләнүемне беләләр. Мөмкинлек булганда балаларны үзем белән командировкаларыма да алам. Иң мөһиме, аларда әнинең нәрсә эшләгәнен аңлау бар.