

21 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә «Башкортостан» дәүләт концертлар залында илне саклаучылар – МХО сугышчыларын тәрбияләгән аналарга багышланган икенче хәйрия чарасы узачак. Сәхнәдән әниләр, Ватанга мәхәббәт турында шигырьләр яңгыраячак.
Концертта танылган артистлар Мәликә Разакова (Мәскәү), Миңнегали Дәүләтбаев (Мәскәү), Лилия Букеева (Татарстан), Башкортстаннан Нәзифә Кадыйрова, Идрис Газиев, Zainetdin, Рәдиф Зарипов, Дияна Ишниязова, Айгөл Сагынбаева, Римма Амангильдина, Гөлсинә Мөхәммәдиева, Идрис Кәлимуллин, Марсель Кутуев, Илһам Вәлиев, «АНТ» төркеме, Әлфия Юлчурина, Гөлсем Бикбулатова, Илнур Локманов һәм башкалар катнашачак.
Беренче чара быел яз көне М.Гафури исемендәге башкорт академия драма театрында узган. "Без шулкадәр яхшы сүзләр ишеттек. Бу безне илһамландырды. Әниләр яхшы кәеф белән кайтып киттеләр. Алар үзара дуслашканнар, әлегә кадәр аралашалар. Шуннан инде икенче масштаблы чара оештырырга булдык. Безнең кичә махсус эффектлар, яктылык, тавыш муллыгы белән түгел, ә яхшылык белән аерып тора», - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе һәм авторы, БСТ телеканалы баш мөхәррире Гаухар Батталова.