

Шулай итеп, чемпионатта 200 геолог көч сынашты. Чит ил катнашучылары арасында Кытай, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, КХР, Мисыр, Алжир, Көньяк Африка Республикасыннан килгәннәр иде.
Чишмә районындагы “Патриот” паркында колачлы чараның ябылу тантанасы узды. Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов төбәк Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән катнашучыларга рәхмәт белдерде.
– Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, төбәкнең геологик бергәлеге исеменнән сезне барыгызны да “ГеоВызов” III халыкара геология чемпионаты тәмамлану белән котлыйм. Барлык катнашучыларга рәхмәт белдерәм. Бигрәк тә чит ил вәкилләренә, чемпионатта һәр ел катнашкан студентларга рәхмәтлебез, – диде ул.
“ГеоВызов” нәтиҗәләре буенча Гран-прига “Московский ярус” командасы (Мәскәү) ия булды. Беренче урынны “Геофронт” командасы (Санкт-Петербург) алды. Икенче урында – “Золотые молотки” командасы (Беларусь). Өченче урын – Серго Орджоникидзе исемендәге Русия Дәүләт геология-разведка университетының “Агрегат” командасында.
– Мондый халыкара чарада беренче тапкыр катнашабыз, бик шатбыз! Безнең командада 5 кеше – бер егет һәм дүрт кыз. Безнең өчен чара бик мөһим һәм кызыклы. Монда килүебез һәм халыкара чараның бер өлеше булуыбыз – бик дулкынландыргыч. Шуны әйтәсем килә: Уфа – матур һәм уңайлы шәһәр, – дип уртаклашты Палестина командасы җитәкчесе Амин Навахда.
Судьялар составында чит ил вәкилләре дә булды. Шуларның берсе – Африкадагы Кот-д’Ивуардан Доминик Бернабэ.
Фото: kiziltan.ru