Җәмгыять
17 сентябрь 2025, 08:45

Петр Дранга чыгышын яратасызмы?

   Республика көне алдыннан Уфада танылган аккордеончы Петр Дранганың хәйрия концерты булачак.

Петр Дранга чыгышын яратасызмы?Петр Дранга чыгышын яратасызмы?
Петр Дранга чыгышын яратасызмы?

Республика көне алдыннан Уфада танылган аккордеончы Петр Дранганың хәйрия концерты булачак.

   Аккордеонда гына түгел, гитара, ударлы һәм клавишалы инструментларда да оста уйнаган музыкант үзенең «Метаморфозлар»шоу-программасын тәкъдим итәчәк. Концертның максаты – «үзенчәлекле балалар» фонды карамагындагыларга ярдәм күрсәтү өчен акча җыю.

    Программадаавтор әсәрләре дә, оригиналь аранжировкадагы классик һәм заманча композицияләр дә яңгыраячак, аларны Петр Дранга үзенең музыкаль коллективы белән башкарачак.

   Чараныуздыру тәкъдиме РФДәүләтДумасы депутаты, Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре буенча совет әгъзасы НатальяОрлованыкы. Концерт9октябрьдә«Торатау» конгресс-холлында узачак һәм Уфа халкы һәм кунаклары өчен бүләк булачак.

Фото: артистның рәсми сайты.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас