

Дөньяның төрле илләреннән килгән яшь геологлар Башкортстанны яраттылар һәм яңа белемнәр, тәэсирләр, хыяллар, Торатауның бер өлеше һәм, бәлки, мәхәббәт белән өйләренә кайталар!
Башкортстандагы "ГеоВызыв" халыкара геология чемпионаты 38 командадан 300гә якын катнашучыны үз канаты астына җыеп ахырына якынлаша! Республика Русиянең төрле почмакларыннан килгән 22 команда һәм чит илләрдән килгән 16 команда өчен очрашу урыны булды.
"ГеоВызов" - ул ярышлар гына түгел, бу булачак геологлар өчен үз сәләтләрен ачу, хыял эшен табу һәм файдалы танышулар булдыру мөмкинлеге дә.
Фото: rodnikplus.ru