

Туймазы студенткасы якташларын шифалы чәй эчәргә чакырып, грант отты.
Русия яшьләре микрогрантлары конкурсы йомгаклары буенча Башкортстан яшьләренең тугыз проекты грант ярдәме алды. Алар арасында Туймазы медицина көллиятенең өченче курс студенты Милана Гаврилованың идеясен гамәлгә ашыру максатына 274 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән «Яшьләр һәм балалар» милли проекты яшьләргә максатларына ирешүдә ярдәм итә. Проектны эшләү өстендә Милана Гаврилова белән бергә аның остазлары Зоя Габидуллина һәм Алинә Шаһинурова да зур хезмәт куйган.
- Милана киң белемле, максатчан кеше. Бу грант проекты өчен файдалы һәм тормышка яраклы идея эзләү дә мөһим, Милана аны тапты, - ди Алинә Шаһинурова.