

Республика перинаталь үзәгендә «күлмәк кигән» бала туган. Кесарев кисеме вакытында кызчыкны яралгы куыгыннан табиблар үзләре чыгарган. Бу хакта Республика клиник Перинаталь үзәгенең акушер-гинекологы Станислав Иваха сөйләгән.
"Кесарев кисеме вакытында һәр баланы да шулкадәр саклык белән алып булмый. Гадәттә куык иртәрәк шартлый. Әгәр инде ул соңгача сакланып кала алса, безгә рәхәтрәк. Сабыйга - сәламәтлек, әти-әнисенә бәхет телик", - дип язган доктор.
"Күлмәктә туган" дип ана карынында булган бала куыгын атыйлар. Кагыйдә буларак, бала тапканда һәм операцияләр вакытында шул элпә кебек куык шартлый. Ул сирәк очракларда гына шул килеш саклана. Борынгы заманда «күлмәк» киеп дөньяга килгән балалар һичшиксез бәхетле булачак һәм уңышка ирешәчәк дип саналган. «Күлмәктә туган» дип әйттү дә шуннан килеп чыккан. Кемгәдер бик бәхет елмайганда шулай диләр.