Җәмгыять
17 сентябрь 2025, 09:20

Аксаков бәйрәменә рәхим итегез!

Башкортстанда Аксаков бәйрәме башлана.

Аксаков бәйрәменә рәхим итегез!Аксаков бәйрәменә рәхим итегез!
Аксаков бәйрәменә рәхим итегез!

Башкортстанда Аксаков бәйрәме башлана.

   Уфада һәм Башкортстанда XXXV Халыкара Аксаков бәйрәме старт ала — ул көзнең иң көтелгән вакыйгаларыннан берсе. Быел Русия, Болгария һәм Сербия кунакларын гаилә, тарих һәм әдәбият темасына багышланган бай программа көтә.

   Барысы да мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында узачак намус һәм әхлак дәресләреннән башланачак, анда яшьләр алдында танылган язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак. Төп вакыйгалар Аксаковның мемориаль музей-йортында узачак: «Рус уты» һәм «Салават Щербаков бабалары тарихы» күргәзмәләре ачылачак, ә әдәби кунак бүлмәсендә «Минем бабам тарихы» китабы тәкъдим ителәчәк һәм рус диктанты отличникларын бүләкләячәкләр. Әмма бәйрәм музей диварларында гына чикләнмичә Аксаков паркына да ташып чыгачак, анда барлык теләүчеләр өчен халык һөнәрләре ярминкәләре, балалар рәсемнәре күргәзмәсе, концертлар һәм уен мәйданчыклары эшләячәк. Ә кульминация легендар Аксаков халык йортында — хәзерге опера һәм балет театры диварларында тантаналы кичә белән тәмамланачак

   Быел бәйрәм берьюлы өч юбилейны билгеләп үтә: Сергей Аксаковның тууына – 234 ел, улы Григорийга – 205 ел һәм Уфа губернасы төзелүгә – 160 ел. Барлык вакыйгалар артында бер төп максат тора – бөек Аксаковлар гаиләсе мирасы аша традицион кыйммәтләрнең һәм үз җиреңне яратуның көчен искә төшерү. Фото: mgazeta.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас