Җәмгыять
15 сентябрь 2025, 08:23

Уфа янә зур бәйрәм уздырачак

16-20 сентябрьдә республикага Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән балалар йортларында тәрбияләнүче 500 бала киләчәк.

Уфа янә зур бәйрәм уздырачакУфа янә зур бәйрәм уздырачак
Уфа янә зур бәйрәм уздырачак

Уфа алтынчы тапкыр «Балачакны кайтарырга»дигән зур бәйрәмне кабул итә.

Быел балаларны «МастерОк», «Звезды детства», «Ума палата» иҗади һәм спорт конкурслары, кулинар көрәш, пилотсыз системалар белән идарә итү дәресләре, экскурсияләр һәм дискотекалар, баскетбол, футбол, теннис буенча турнирлар, булачак һөнәр сайлау өчен көллиятләргә йөрү, танылган җәмәгать эшлеклеләре, спортчылар, блогерлар катнашында мастер - класслар көтә.

Ахырда матур концерт булачак, ул республиканың үзәк мәдәни мәйданчыкларының берсендә узачак. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм үзләрен бөтен илгә таныту мөмкинлеге көтә. Социаль проект Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты һәм Башкортостан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә эшли.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас