

Бүген безнең тормышта “грант” сүзе киң таралыш ала бара. Аның асылында ярдәм, булышу дигән мәгънә ята. Грантлар дәүләтнеке дә, шәхси дә булырга мөмкин, алар төрле өлкәләрдәге проектларга бирелә. Иң мөһиме – ул проектлар иҗтимагый-файдалы, кешеләрнең тормышын яхшыртуга, изге эшләр башкаруга юнәлтелгән булырга тиеш. Һәм шуны әйтергә кирәк: грантларның файдасын күрүчеләр аны алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырыша.
“Мондый ярдәмнең файдасы бик зур, без инде, төрле грант бәйгеләрендә катнашып, 30дан артык проектны тормышка ашырдык”, – ди Нефтекаманың “Гаилә” үзәге директоры Гөлназ Илдар кызы Камалова. Бу коммерцияле булмаган автоном оешма үсешләрендә кимчелекләре булган балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтә. Биредә менталь инвалидлыгы булганнар белән шөгыльләнәләр, аларны социаль тормышка яраклаштыру буенча зур эш алып баралар. Кызганычка каршы, бүген менталь инвалидларның күпчелегенең аралашырга һәм тормышка җайлашырга мөмкинлеге юк, кайсыберләре дүрт стенага бикләнеп яшәргә мәҗбүр. Ә алар белән вакытында шөгыльләнү мөһим, ди Гөлназ Илдар кызы.
Инвалидларга ярдәм итү эшенә алынырга нәрсә этәрде дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Миңа бу сорауны еш бирәләр, – диде ул. – Волонтерлык эше белән кызыксынуым студент елларында ук башланды – балалар приютларына һәм реабилитация үзәкләренә ярдәм итә идек. Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач, гадәти юрист булырга теләмәвемне аңладым һәм 2015 елда үз оешмамны ачып карарга булдым.
– Аякка басып китү өчен финанслар кайдан алдыгыз?
– Баштагы мәлләрдә авыр булды. Үземнең акчаны да салырга туры килде. Хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр булды. Әмма зуррак эшләр башкару өчен күбрәк акча кирәк иде. Шуңа 2017нче елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен грантлар конкурсы игълан ителгәч, актив катнаша башладык. Төрле бәйгеләрдә җиңеп, грантлар ярдәмендә бүгенгә инде 30дан артык проектны башкарып чыктык.
Гөлназ Камалова югары уку йортында укыганда проект эшчәнлеге белән дә шөгыльләнгән. Әлеге тәҗрибәсе грант бәйгеләренә проектлар әзерләүдә аеруча ярдәм итә.
– Без проектларны ихтыяҗдан чыгып әзерлибез. Үзәктә шөгыльләнгән балалар үсә барган саен аларның ярдәмгә мохтаҗлыклары да үзгәрә бара, – дип аңлатты оешма җитәкчесе.
“Гаилә” берничә юнәлеш буенча эшли. Беренчесе – иртә ярдәм: монда иң кечкенәләр белән шөгыльләнәләр. Яшь ярымнан алып 5 яшькә кадәр балаларны мәктәпкәчә һәм мәктәпкә әзерләү бара.
Икенче юнәлеш – менталь инвалид балаларны социаль тернәкләндерү. Биредә балалар үзаллы эшләр башкара алсын һәм тормышка яраклашып яши алсын өчен реабилитация алып барыла. Ягъни 7-18 яшьлекләрне үз-үзләрен хезмәтләндерүгә, гади ризык әзерләүгә, кибет, даруханә, банк кебек урыннарга үзаллы бару күнекмәләренә, бина һәм урамда хәвефсезлек кагыйдәләренә өйрәтәләр.
Өченче юнәлеш – балигъ булган менталь инвалид балалар өчен остаханәләр. Үзәк базасында булдырылган иҗади, кулинария, тегү һәм графика остаханәләрендә егет-кызлар төрле эшләргә өйрәнә. Аларга үз кул эшләрен сатып, акча эшләү мөмкинлеге дә каралган. Мәсәлән, остаханәгә йөрүчеләрне шопперлар тегәргә өйрәтәләр. Аларны ярминкәләрдә яисә социаль челтәрләр аша саталар. Шопперларга заказ бирүчеләр дә бар. Үз хезмәте һәм тырышлыгы өчен акчалата бүләк алу аларда максатлар һәм шул максатларга омтылыш тудыра, ди Гөлназ Илдар кызы.
– Бу өч юнәлеш бер-берсе белән бәйләнеп бара. Алар – балалар үтә торган баскычлар. Без эшли башлаганда остаханәләр юк иде. Менталь тайпылышлы балалар үсеп, кемдер – мәктәп, кемдер колледжны тәмамлагач та аларның ярдәмгә мохтаҗлыгы кала. Шуңа без уйладык та 2021 елда “Доброштуки” дип аталган инклюзив остаханәләр ачарга булдык. Монда менталь инвалидлы яшьләр бер-берсе белән аралаша, акча да эшли, ә иң мөһиме – үзләрен җәмгыятьнең тулыканлы әгъзалары итеп тоялар. Бу бик мөһим, – диде Гөлназ Камалова.
Бүген Үзәккә якынча 50гә якын кеше йөри. Иң кечкенәсе яшь ярымлык булса, иң зурына – 37 яшь. Штатта 15 кеше эшли. Дефектолог, логопед, психолог – һәр белгеч балаларга тормышка әзерләнергә, ә ата-аналарга бала белән аңлы рәвештә аралашырга өйрәнергә ярдәм итә.
– Балалар белән без дә алга атлыйбыз. Киләчәктә укыту-тренировка фатирында егет-кызларны үзаллы тормышка өйрәтергә телибез. Алар кураторлар ярдәме белән көнкүреш өчен кирәкле күнекмәләр алачак, ашарга әзерләргә, җыештырырга, кибеткә йөрергә өйрәнәчәкләр. Әле укыту-тренировка фатирына ремонт эшлибез. Чыгымнарның бер өлешен грант акчасы каплый. Гомумән, безнең максат-проектларны тормышка ашыруда грантлар зур ярдәм булып тора. Башкортстан Башлыгы грантына тормышка ашырылган “Файдалы вакыт” проекты – шуларның берсе. Дәресләр вакытында без балаларны ашыктырмыйбыз. Алар өчен эшләмибез. Без эшләргә өйрәтәбез. Һәр бәйләнгән шнур, эләктерелгән төймә яки чиста куллар – күнекмә генә түгел, ә мөстәкыйль тормышка таба бер адым. Дәресләрдә без күнекмәләргә генә түгел, ә яшәргә өйрәнәбез. Бу гамәлләр күзәтү астында түгел, ә ярдәм белән, хисап өчен түгел, ә иртәгәсе көн өчен башкарыла, – диде Гөлназ Илдар кызы.
***
Белешмә:
* 2019 елда төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров указы белән “Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды” булдырылды. Аның максаты – социаль әһәмиятле проектларга һәм башлангычларга ярдәм итү. “Бездә грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш ел эчендә гражданлык җәмгыяте институтлары 1,5 миллиард сумга якын шундый ярдәм алды. Безнең коммерцияле булмаган сектор Башкортстан Башлыгы грантлары фонды һәм Президент грантлары фонды конкурсларында актив катнаша”, – ди Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
* 2020-2024 елларда Фонд 17 конкурс үткәрде, тәкъдим ителгән 3692 гаризаның 745е хупланды. Грант ярдәменең гомум суммасы 1,2 миллиард сумнан артып китә, аның 852,5 миллион сумы – республика бюджетыннан, 364,86 миллион сумы – Президент грантлары фондын финанслашу исәбеннән.
* Башкортстан бирелгән грантлар саны буенча илдә алдынгы урында бара. 2021 елдан Фонд Русия субъектларында коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча төбәк конкурсларын финанслашуга Русия Президенты грантларын бирү конкурсында актив катнаша. 4 ел эчендә Фонд федераль бюджеттан 364 миллион сумнан артык акча җәлеп иткән.
* Фонд эшчәнлеге гражданнар җәмгыятен үстерүгә, иҗтимагый активлыкны арттыруга һәм бизнесның социаль җаваплылыгын ныгытуга ярдәм итә. 2024 елда массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль әһәмиятле проектлар, дәүләт телләрен саклау, яшьләр сәясәте һәм кинематография өлкәсендәге проектларга ярдәм итүгә конкурс үткәрелә.
* Фонд шулай ук проектларны гамәлгә ашыруда консультацион ярдәм күрсәтә, бу исә аларның уңышлы үтәлүенә һәм җәмгыятькә уңай йогынты ясавына булыша.