

Без умарталарга көзге ревизияне сентябрь урталарында ясарга тырышабыз. Бу вакытта оядагы үрчем, башлыча, ячейкалардан чыгып бетә. Күбесе тазарыну очышын да ясарга өлгерә. Очыш ясап канатларын ныгыта. Магазиннар умарталардан алынган була. Дөрес, кайбер белгечләр, озак еллар умартачылык белән шөгыльләнүчеләр, август аенда ягъни бал табыш вакытында ук яхшы һәм күп баллы рамнарны ояга кышкылыкка запас азык итеп урнаштыра барулары турында язалар. Димәк, алар магазиннарны читкә алып куеп, аскы каттагы алынырга тиеш рамнарны алыштырып куялар.Булдыралганда алай итеп куярга да мөмкин. Көзгә таба, сентябрь аенда табыш азайгач, кортлар нык усаллаша башлый.Моны һәркем белә. Шулай да без җаен белдек. Ике өч көндә егермеләп умартага ревизия ясап өлгерәбез. Җитәрлек азык бирәбез. Әлегә кадәр ялгышкан юк.
– Сез һәвәскәр умартачыларның киңәшмәсенә килгәч, бал кортлары ояларына көзге ревизияне ничек ясау, аның нинди ысуллары барлыгы турында бераз сөйләп үткән идегез. Анда тыңлаучылар ул чыгышыгызны бик ошатты, кызыксынып тыңлады. Әле дә шул хакта бераз әйтеп китмәссезме?
–Безнең якларда бик күпләр ояны җыю эшләре белән артык кызыксынмый әле. Умарталарына көзге ревизияне ясап, ояларны кышлатуга әзерләп тормыйлар. Бал запасы, кайсына нинди ярдәм кирәклеге турында уйлап та карамый дисәк һич хата түгелдер, дияргә мөмкин. Ә бит тормышта безнең хәтта адәм балалары да үзләренә кирәген белеп бетерми. Шуның белән яшәгәндә нык ялгыша да. Бал кортлары никадәр генә акыллы яшиләр дип күз алдына китерсәк тә, аларның да ялгышуы мөмкин. Табыш сезоны азагына таба аскы каттагы рамнарга күз салсагыз, аларның бер рамны икенчесенә балавыз белән үзләренә кирәгенчә ябештереп, араларында йөрергә уңайлы юллар калдыруын күрерсез. Тик бу алар тормышына кысылырга ярамый дигән сүз түгел.Умартачы кортларга алай да тиешле ярдәм күрсәтергә тиеш.
–Димәк, көзге ревизияне белеп, тиешенчә ясаганда зыяны юк?
– Зыяны юк, аннан куркырга ярамый, ә файдасы зур гына була. Табигый шартларда кортлар бал запасын үзләренә алырга бик уңайлы итеп урнаштыралар. Ә бит ояларны бераз кечерәйткәндә, магазиннарны алганда, рамнарны күчергәндә аларның төзелеше бозыла. Менә ни өчен без көзге ревизияләрне ясыйбыз. Кортларга кышлату чорында уңайлы яшәү мөмкинлекләрен тудырабыз. Кайвакыт шулай да була – кортлар үзләре бал запасын әйбәт җыйганнардыр дип уйлыйсың, ә ояны карагач, киресен күрәсең.
Умарталарда бал запасы күп сымак күренә. Ләкин ул тиешенчә урнаштырылып бетмәгән булып чыга. Я андагы ипи урынында түгел, яки уртада, иң кирәк урындагы рамда бал бик аз икәне беленә. Шуннан соң ояны акыл белән уйлап кабат җыярга кала.
–Умартачы кайсы урынга күпме баллы рамнар куюны хәл итәргә тиеш була инде?
–Әйе, умартачы ояга баллы рамнарны урнаштыруның тәртибен белеп эшләсә, кышлату вакытында кортларыгызга туклану һәм салкынны җиңү уңайлырак булыр.
Ояны җыюның өч ысулы барлыгын яхшы беләм мин.
Беренче ысул ояны ике яклап җыю дип атала. Бу болай эшләнә: ояның уртасында 1,8-2 килограмм чамасы балы булган ике кәрәз калдырыла. Шуннан ике якка 2шәр килограммлы берәр рам куялар. Аларның янына 2,5 кг балы булганнар урнаштырыла. Кырыйларга 3 кг азыклы рамнар кала. Безнең якларда кышлатуга кергән семьяларга рамда 25-30 кг бал калырга тиеш.
Уртадагы рамнар, леток турында булу шарт. Чөнки язга таба Инә йомыркаларны саф һава кергән тирәгә таба башлап салучан. Шуны әйтергә кирәк, ояларда калдырылган рамнарның барысы да җыелган бал белән тулып, ябылып беткән булырга тиеш түгел. Уртадагы рамнарның өске өлешендә бал булганда, аска таба көздән үрчем чыккан буш ячейкалар калса да ярый. Язга таба Инә шул ячейкаларга йомырка сала башлый.
Ояны берьяклы итеп җыйганда умартаның стенасы янына 3
кг һәм аннан да күбрәк балы булган рам куела.Аның янына 1,5 кг баллы бер-ике рам, шуннан 2 кг өч кәрәз һәм шулай арытаба тагын арттыра барып, 2,5 килограммлы һәм читкә 3 килограммлы рамнар урнаштырыла.
Җыюның өченче ысулы сакал формасында була. Мондый ысул умарталарда азык әзрәк булган чакларда, бал белән тулы рамнарың җитешмәгәндә кулланыла.
Ул болай итеп эшләнә: ояның урта өлешенә, ягъни леток турына, бал белән тулырак рам урнаштырыла. Аның ике ягына балы әзәя башлаган кәрәзләр куела. Тик балы бик аз булган рамнар оядан бөтенләй алына. Әгәр сез ояны җыя башлаганда ячейкалардан үрчем чыгып бетмәгән икән, андый рамнар әлегә стена янына урнаштырып торыла да, соңрак, үрчем чыгып беткәч, ул рамнар да алына.
Һәр очракта умартачы иң урта җирдә ипи белән тулы кәрәзне калдырмый, читкәрәк илтеп урнаштыра. Ул кортлар үзләре кирәк чакта барып алырлык, төгәлрәк итеп әйткәндә, читтәге рамнардан икенче урында булырга тиеш. Әгәр уртада булса, кортлар тәүдә шул ипиле кәрәз белән туклана. Аннан бал эзләп күч тирә-якка тарала. Читкә киткән кортлар кире кайтмый.
Бу очракта да шуны истән чыгармаска кирәк, кайсы гына ысул белән ояны җыярга туры килгәндә дә, семьяга кышкылыкка җитәрлек азык – 25-30 килограмм калдырыла. Көзге ревизияне вакытында ясау һәм ояны кирәк кадәр баллы рамнар белән җыеп, умарталарны кышлатуга алдан әзерләү бик мөһим эш ул.
* * *
Көнбагыштан, рапстан, яфраклардан, чыклы үләннәрдән һ.б. җыелган балны кышкылыкка калдырылмыйлар. Нык карайган кәрәзләрне дә алып куялар.Азык запасын тикшереп чыккач, чаршынлы кәрәзләрнең дә булуына игътибар итәргә кирәк. Кортларга һәм язга чыгачак үрчемгә ул да бик кирәк. Ипи – тормыш һәм яшәү чыганагы. Моны истән чыгармагыз.
Ревизия вакытында Инәсез семья булуын белеп калсагыз, үзләре инә ясарлар әле дип, аны кышкылыкка кертеп кую дөрес түгел. Кышкы чорда йомырка салынмагач, бал кортлары Инә үстерәлми. Инәсез гаилә үлеп беткәнче генә тора. Көчсез һәм инәсез семьялар язга кадәр озак яши алмый. Шуңа күрә дә андый гаиләләрне икенчеләр белән бергә кушалар. Бу эш никадәр тизрәк һәм сыйфатлырак эшләнсә, шулкадәр әйбәт була.
Шушы вакытта чүпрәк өстеннән калын мендәрләрне алып, мүк яки кындырак тутырылган мендәрләр белән каплыйлар. Ә чүпрәк астыннан кортлар йөреп азык ташырлык итеп чыралар тезәргә иртәрәк дип уйлыйбыз. Чөнки чыраларны бик иртә урнаштырсаң, бал кортлары барыбер кышка кадәр бу чыраларны балавыз яки прополис белән сылап, йөрү юлларын томалый. Шуңа күрә без умарталарны эчкә кертер чакта, соңрак куябыз.
Сентябрь аенда, бигрәк тә азакларында, салкынчарак көннәр дә булу ихтимал. Тычканнар, андый вакытта җылы эзләп, умарта янындагы чүп-чар астында үзләренә оялар коручан. Анда яшәү ошамаса, туенырлык азык табалмаса, умарталар янына килә һәм уңайлы урынга кереп калырга юл эзли. Умарта эченә кереп ояламасын өчен леток тишегенә без калай челтәр куябыз.
Кайвакыт, оя капкачы әйбәтләп ябылмыйча берәр почмагында ачык калса, ул карак аннан эчкә кереп, мендәр эченә оя ясый да шунда кышлый. Ул кортларны кышлау чорында борчымас дип кем әйтә алыр? Шуңа күрә кышлату урыннарына керткәнче ара-тирә капкачны ачып карау, анда кимерүчеләр кереп калмаганына ышану зыян итмәс. Тикшерергә онытмасаң, кышкы чорда күңелең тынычрак булыр. Көздән кереп калганнарны ишеткәнем бар минем.