

Бүген Санкт-Петербургтан Уфага очарга тиешле булган рейс тоткарланган. Башкортстан башкаласының халыкара аэропорты сайтындагы мәгълүматка караганда, башта очыш 12:35тә булырга тиеш иде, әмма һава судносының килүе 15:10 га кадәр кичектерелгән.
Исегезгә төшерәбез, Питерның Пулково аэропортында пилотсыз очкычларның һөҗүме аркасында самолётларны кабул итүгә һәм очып китүгә вакытлы чикләүләр керттеләр. Сәбәбе төнлә пилотсыз очу аппаратларының һөҗүме булган. ПВО көчләре Ленинград өлкәсе территориясендә 30дан артык дронны юк иткән.
Чыганак: Ufakp
Автор фотосы.