Җәмгыять
12 сентябрь 2025, 04:46

Башкортстанда тагын бер мәчет ачылды

Туймазы районының Ярмунча авылы халкы өчен зур шатлык. 

Башкортстанда тагын бер мәчет ачылдыБашкортстанда тагын бер мәчет ачылды
Башкортстанда тагын бер мәчет ачылды

Ачылу тантанасына Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин килгән.

"Бу — безнең өчен зур дәрәҗә. Авылның 287 еллык тарихында бу өченче мәчет, - дип язган Туймазы районы башлыгы Булат Мусин. - Тәлгать Таҗетдиннең килүе, аның фатихасы һәм зирәк сүзе бу көнгә зур әһәмият бирде. Ярмунча авылындагы мәчет мөбарәк урын булсын, анда дин тотучыларның күңелләре тынычлана, ә игелекле эшләр башланып китә».

Мәчет эшмәкәр-меценатлар Рифат Үтәшев, Риф Вафин һәм мәрхүм Тәүфикъ Бәдретдинов акчасына төзелгән.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас