+21 °С
Болытлы


Башкортстанда сентябрьнең беренче атнасы игезәкләргә бай булган. Республика Перинаталь үзәгендә 269 бала дөньяга килгән, алар арасында берьюлы өч игезәк дөньяга аваз салган.
Әлеге медицина учреждениесендә билгеләп үтүләренчә, быел балалар, башка еллларга караганда, күбрәк туйган. Уфа перинаталь үзәгендә генә дә гыйнвардан башлап җиде меңнән артык бала табу теркәлгән.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 2025 елның сигез аенда төбәктә 21 меңнән артык бала туган.
Тулырак: Ufakp