Җәмгыять
8 сентябрь 2025, 05:50

Очыгыз, күгәрченнәр!

Агыйдел шәһәрендә укучылар өчен кәгазь күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Очыгыз, күгәрченнәр!Очыгыз, күгәрченнәр!
Очыгыз, күгәрченнәр!

Агыйделдә укучылар өчен кәгазь күгәрченнәр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

    «Яшьләр һәм балалар» милли проекты максатларына туры китереп,  Агыйдел шәһәрендәге балалар модельле китапханәсендә террорчылыкка каршы бердәмлек көненә кәгазь күгәрченнәр ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде.

   Мастер-класс башында ук балалар терроризмың  нәрсә икәнен һәм бу явызлыкка каршы торуның никадәр мөһим булуын белделәр. Балалар ашыгыч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре  гомерне, сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итә торган куркынычсызлык чаралары турында таныштылар.

   Программаның теоретик өлешеннән соң балалар зур энтузиазм белән үзләренең кәгазь күгәрченнәрен — тынычлык һәм өмет символларын ясауга керештеләр.

   Китапханә хезмәткәрләре җитәкчелегендә балалар кәгазьдән әйберләр эшләүнең катлаулы техникасын өйрәнделәр.  Беренче күгәрченнәрен  эшләгәч, аларның йөзләре шатлыктан балкыды. Һәр күгәрчен уникаль  килеп чыкты.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас