Җәмгыять
8 сентябрь 2025, 07:30

Ике төбәкне тоташтыручы күпердә эшләр гөрли

Башкортстанда Татарстан чигендә Ык елгасы аша күпер төзелешенең әзерлеге 85% ка җиткән.

Ике төбәкне тоташтыручы күпердә эшләр гөрлиИке төбәкне тоташтыручы күпердә эшләр гөрли
Ике төбәкне тоташтыручы күпердә эшләр гөрли

    Ясалма корылманы реконструкцияләү «Яшәү өчен инфраструктура»милли проекты кысаларында бара. Күпернең озынлыгы 238,5 погон метр.

    Төп эшләр инде төгәлләнгән, һәм юл төзүчеләр вакытлыча күпернең терәкләрен сүтү, өске асфальт катламын салу, дамбаларның ныгытмаларын һәм корылманың үзен буяу, шулай ук барьер киртәләре һәм яктырту терәкләрен урнаштыру белән шөгыльләнәләр.

   – Ык елгасы аша күпер ике төбәк арасында транспорт элемтәсе өчен мөһимРеконструкциядән соң әлеге корылма урнашкан Октябрьский – Урыссу автоюлындагы трафик тәүлегенә 4 мең автомобильгә җитәр дип көтелә. Шуңа күрә бу күперне норматив хәлгә китерү мөһим, - диде Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас