Җәмгыять
8 Сентября 2025, 08:45

“ГеоВызов” үткәрү өчен уникаль территория

Башкортстанда  “ГеоВызов” III Халыкара геология чемпионаты старт алды.

“ГеоВызов” үткәрү өчен уникаль территория“ГеоВызов” үткәрү өчен уникаль территория
“ГеоВызов” үткәрү өчен уникаль территория

8 сентябрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы  Радий Хәбиров һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык (Роснедра) җитәкчесе Олег Казанов «ГеоВызов» III Халыкара геология чемпионатын ачу тантанасында катнаштылар.

    Ярышлар 8-17 сентябрьдә Русия Хөкүмәте һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык ярдәмендә узачак. Алар геология һөнәрләрен популярлаштыруга, шулай ук уку йортлары студентларының һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән.

    Чемпионатта илнең 16 төбәгеннән һәм якын һәм ерак чит илләрнең 16 дәүләтеннән, шул исәптән Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, КХР, Мисыр, Алжир, Көньяк Африка Республикасыннан 38 команда катнаша.

   Республика Башлыгы студентлар командаларын сәламләде һәм төбәкнең табигый байлыкларының төрлелеген билгеләп үтте.

 - Башкортстан – “ГеоВызов” үткәрү өчен уникаль территория. Биредә кызыклы геологик һәм табигый ландшафтлар тупланган, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Узган атнада безнең «Торатау» геопаркы ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә керде. Моннан тыш, быел ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Бөрҗән районында урнашкан Шүлгән-Таш мәгарәсенең кыяларында ясалган рәсемнәрен керттеләр.

    Төбәк җитәкчесе чарада катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм җиңү, гадел көрәш теләде. Чемпионатның ачылуы белән катнашучыларны җир асты байлыкларыннан файдалану буенча Федераль агентлык җитәкчесе Олег Казанов котлады.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас