Җәмгыять
8 сентябрь 2025, 06:05

Алкоголь куллануны киметү атнасы үтәчәк

8-14 сентябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь куллануны һәм аның белән бәйле үлем һәм авыру очракларын киметү атнасын уздыруны игълан итте. Атна 11 сентябрьдә аеклык көне уңаеннан үткәрелә.

Алкоголь куллануны киметү атнасы  үтәчәкАлкоголь куллануны киметү атнасы  үтәчәк
Алкоголь куллануны киметү атнасы үтәчәк

8-14 сентябрьдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы алкоголь куллануны һәм аның белән бәйле үлем һәм авыру очракларын киметү атнасын уздыруны игълан итте. Атна 11 сентябрьдә аеклык көне уңаеннан үткәрелә.

   Алкоголь куллану  үлем, авыру, җинаятьчелек, җәрәхәтләнү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүрештә көчләүләргә сәбәп булып тора.

Төп тезислар:

- Җәмәгатьчелек сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәкләре

тарафыннан скрининг һәм профилактик консультацияләр оештыру.

 - 2023 елда алкоголь белән турыдан – туры бәйле рәвештә үлүчеләр саны 42 152 кеше тәшкил итте, шуларның 70% тан артыгы - эшкә яраклы яшьтәге халык.

- Авыл җирендә алкоголь куллануның нәтиҗәләре тагын да авыррак.

 - Алкогольгә каршы сәясәтне дәвам итәргә һәм көчәйтергә кирәк.

 - Алкогольне системалы рәвештә куллана башлауның еш сәбәпләре булып тотрыксыз психоэмоциональ халәт, депрессив кәеф, югары борчылучанлык тора.

- Мондый халәттә озак вакытка тарымаска  даими рәвештә уртача физик күнегүләр, хобби булу, интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тискәре мәгълүмат куллануны чикләү, көнне планлаштыру, шулай ук белгечкә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү ярдәм итә.

 - Русиядә авыр хәлдә калган өлкәннәргә һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтү буенча төбәк һәм муниципаль хезмәтләр һәм фондлар бар, шул исәптән бушлай, аноним рәвештә, онлайн.


Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас