

Шундый ярдәмчеләрнең берсе — Уфа ягулык-энергетика көллиятенең Баймак филиалыннан 17 яшьлек Арслан Баймөхәммәтов. "Башкорт аты"нда ул икенче тапкыр эшли, өстәвенә былтыр җайдак сыйфатында атлы парадта катнашкан.
- "Башкорт аты"н яңа ат токымнары белән танышу мөмкинлеге өчен яратам. Гарәп атын күрергә хыялланам. Фестиваль киләчәктә дә гаҗәпләндерергә мөмкин, - дип уртаклашты егет.
Көллият студентларын һәм өлкән сыйныф укучыларын - волонтёрлар итеп республиканың Яшьләр сәясәте министрлыгы һәм Баймак районы хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты әзерләде.
"Башинформ" буенча Юлай НИЗАЕВ.