

"Башкорт аты темасы республикабыз һәм Свердловск өлкәсе тикшеренүчеләрен берләштерде. Русия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәрләре Дмитрий Гимранов һәм Павел Косинцев Башкортстан территориясендә ат калдыкларының кайда булуы турында кыйммәтле мәгълүмат бирделәр. Алар нигезендә, шулай ук тышкы кыяфәт турындагы мәгълүматларны исәпкә алып, без 50 миллион ел дәвамында атның эволюциясен чагылдырган һәм безнең экспозициядә аерым урын алып торган уникаль инфографика төзедек", - дип сөйләде "Ирәндек" музей-тыюлыгының фәнни хезмәткәре Рәшит Солтанов.
Моннан тыш, күргәзмәдә Евразия далаларындагы күчмә халыклар тормышында атның урынын ачучы материаллар һәм Ишмөхәммәт курганындагы коткару археологик казу эшләре артефактлары белән танышырга мөмкин.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.