

Ул 6 сентябрьдә Баймак районының Граф күле янында «Башкорт аты» фестивален ачу тантанасында булачак.
Фестивальнең мәдәни программасы режиссеры Сулпан Әскәрова сөйләвенчә, тамаша үзәгендә — әлбәттә, ат, аның кешегә хезмәт итү тарихы һәм хәтта тамырлары белән мифологиягә, легендар Акбузат чынбарлыгына барып тоташкан шәҗәрәсе.
Шоуда «Урал-батыр» башкорт халык эпосы күренешләре, шулай ук Бөек Ватан сугышы чоры тарихы фрагментлары тәкъдим ителәчәк. Сюжетларның берсе борынгы башкорт традициясе белән бәйле. Аягында нык торырга өйрәнгән баланы ата-аналары атка утыртып, кулларына кымыз савыты тоттырачаклар. Режиссер бу образда яшь Салават Юлаевның прототибын күрә. Бу күренешне иҗат итүчеләр милли герой турындагы нәфис фильмнарның берсендә күреп алганнар.
Режиссер 112 нче Башкавдивизия сугышчылары белән бергә Доннан Германиянең Эльба елгасына кадәр юл үткән Миякә районының Илчегол авылы айгырының тарихын да җанландырып җибәрә. Тамашадагы барлык сюжет линияләре төп тема — атның кешегә тугрылыгы белән берләштерелгән, алар кешегә теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә алалар. Тамашага Уфа, Сибай, Баймак һәм Учалы районнарыннан 200дән артык артист җәлеп ителә. Түбән Новгородтан егетләр төркемен дә катнаштыру күздә тотыла.
Фото: Башинформ.