Җәмгыять
5 сентябрь 2025, 09:11

Яшьләребез булдыра!

Уфа вузара кампусы резиденты яссы табанлылыкны билгеләү өчен кушымта эшләгән.

Яшьләребез булдыра!Яшьләребез булдыра!
Яшьләребез булдыра!

 

   Башкорт дәләт медицина университетының бишенче курс студенты Альфред Галәветдинов «Сәламәт аяк» мобиль кушымтасын булдырган, ул кешеләрдә аякның яссы табанлылыгын һәм башка патологияләрен танырга ярдәм итә. Бу эшләнмә белән Альфред инновацияләргә ярдәм итү Федераль фондының «Студентлар стартабы» конкурсында җиңүче булды.

   Проектны гамәлгә ашыру идеясе БДМУНЫҢ эчке авырулар һәм клиник психология кафедрасының фәнни түгәрәге базасында туды. Альфред Галәветдиновның остазы-БДМУ студентлар Фәнни җәмгыятенең фәнни җитәкчесе, университетның эчке авырулар һәм клиник психология кафедрасы мөдире Антон Тюрин.

   - Проектның асылы төрле проекцияләрдә табан фотографияләрен анализлау өчен ясалма интеллектның нейрочелтәрле моделен кулланудан гыйбарәт. Бу күп кенә патологиянең булу / булмавы турында нәтиҗә алырга мөмкинлек бирәчәк, ди Альфред Гәләветдинов.

   «Студенческий стартап»проектын үстерү тарихында иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Җиңүчеләр арасында - проектта беренче тапкыр катнашкан 5 чит ил студенты бар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел БДМУ студентларыннан конкурска гаризалар саны сизелерлек артты. Әйтик, «Студентлар стартабы» проектын гамәлгә ашыруның узган өч елында (2022-2024) БДМУ студентларыннан барлыгы 14 гариза бирелгән. «Студентлар стартабы» конкурсының VI чиратында катнашуга 345 университеттан һәм РФнең 81 субъектыннан, шулай ук 31 илдән 11,6 мең гариза килгән. Башкортстан җиңүчеләр саны буенча илдә 4 нче урында тора. Республика студентларыннан 158 гариза җиңүче дип табылды. Аларның һәркайсы үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 миллион сум күләмендә грант алачак.

   Белешмә. Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин кушуы буенча Россиядә заманча кампуслар челтәре булдырыла. Хәзерге вакытта «Яшьләр һәм балалар» милли проекты ярдәмендә шундый 24 студшәһәрчек проектлана һәм төзелә. 2036 елга кампуслар саны 40 ка кадәр артачак. Башкортстан Россиянең заманча кампуслар челтәре булдыру буенча федераль проект гамәлгә ашырыла торган сынау төбәкләренең берсенә әверелде. Уфада Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусының беренче чираты 2024 елның февралендә ачылды. Фото: campusufa.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас