Җәмгыять
5 Сентября 2025, 10:10

Турист сукмаклары артачак

    Бөтенрусия инвестиция сабантуенда Көньяк Урал туристлык сукмагына багышланган махсус  секция эшләде.

Турист сукмаклары артачакТурист сукмаклары артачак
Турист сукмаклары артачак

    Бөтенрусия инвестиция сабантуенда Көньяк Урал туристлык сукмагына багышланган махсус  секция эшләде.

   Анда республикада җәяүле һәм атлы туризмны үстерүнең  ифрат зур перспективалары хакында  сүз барды.

   Спикерлар Рәис Габитов, Денис Өметбаев, Сергей Гомәров, Илгиз Кәлимуллин, Дамир Локманов, Кермен Манджиевалар мондый инвестицияләрнең өстенлекләрен күп мисалларда исбат иттеләр. Секция барышында Италиядән килгән кунак Башкортстанга Италия туристларын җәлеп итүнең отышлы яклары хакында  әйтте.  Керменның Башкортстан бренды булырлык парфюмны булдыру хакындагы  кызыклы фикерләре дә зур хуплау тапты.

   Рәүф Идрисов. Автор фотосурәте.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас