Җәмгыять
5 сентябрь 2025, 13:31

Матбугатка яздырдылар

   “Изгелекле язылу" акциясен Башкортстан министрлыклары җитәкчеләре дә хуплады.

Матбугатка яздырдыларМатбугатка яздырдылар
Матбугатка яздырдылар

   “Урал аръягында” инвестсабантуе кысаларында уза торган  акциядә 80ләп кеше катнашты. Анда республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев һәм Хөкүмәт премьер-министры урынбасары - спорт министры Руслан Хәбибов та кушылды.

   Акцияне матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев хуплады. БР Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты, БР Дәүләт Җыены – Корылтае депутаты Тимур Хәкимов Башкортстан сугышчылары балалары өчен 50 «Акбузат»  журналын яздырган.

   – «Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты һәм Русия Почтасының «Изгелекле язылу» акциясе – бик кирәкле һәм яхшы башлангыч. Анда ел дәвамында җирле почта бүлекчәләрендә, шулай ук «Матбугат йорты»нда язылырга мөмкин, – ди БР Хөкүмәтенең мәгълүмати озату һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән бәйләнеш департаменты директоры Альбина Вәлиева. Матур акция иртәгә, 6 сентябрьдә, «Башкорт аты» фестивалендә дәвам итәчәк. Аңа теләгән һәркем кушыла ала.

   Фото: mgazeta.com                    

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас