Җәмгыять
5 сентябрь 2025, 08:00

14 яшьлек укучы линейкадан соң үлгән

Ә бит әти-әнисе әйтүенчә, уллары  хроник авырулардан да  интекмәгән...

14 яшьлек укучы линейкадан соң үлгән14 яшьлек укучы линейкадан соң үлгән
14 яшьлек укучы линейкадан соң үлгән

  Быел әле бер төбәктә, әле икенчесендә мәктәп укучыларының кайберләренең Белем көнендә үзләрен начар хис итүләре, хәтта үлү очраклары  турында яздылар. Ата-анага зур кайгы. Ходай сакласын. Менә тагын шундый күңелсез хәл – Мәскәү янындагы Долгопрудный шәһәрендә югары сыйныф укучысы Белем көнендә мәктәп линейкасыннан соң үлгән.

     9 класста укучы 14 яшьлек  үсмернең  йөрәге туктаган. Моңа кадәр ул бик нык арыганлыкка зарланган.  Укучы линейкадан соң өенә кайткан һәм бүлмәсенә кереп бикләнгән.

     Соңрак егетнең апасы бүлмәдән  сәер тавыш ишеткән. Кергәч, коточкыч күренешкә тап булган – энесе идәндә тыны бетеп яткан. Егеткә ашыгыч ярдәм чакырганнар. Табиблар бригадасы килгән вакытта ул  инде үлгән була.

   Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем сәбәбе кискен йөрәк җитешсезлеге аркасында булган. Яшүсмер имин гаиләдә тәрбияләнгән.  Әти-әнисе  әйтүенчә,  хроник авырулардан интекмәгән.

     1 сентябрьдә тантаналы линейка вакытында  Долгопрудныйның 7 нче санлы мәктәбенең дүрт укучысының  күңеле болганган  һәм алар хәлсезләнү кичергәннәр.

 

Фото:  tgstat.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас