Җәмгыять
3 сентябрь 2025, 13:18

"ФормАрт"та кемгә тавыш бирдегез?

Идел буе федераль округының «ФормАрт» урам сәнгате фестивале яшь рәссамнарны берләштерә, алар шәһәр киңлекләрен яңарта, аларны заманчарак һәм уңайлырак итә.

"ФормАрт"та кемгә тавыш бирдегез?"ФормАрт"та кемгә тавыш бирдегез?
"ФормАрт"та кемгә тавыш бирдегез?

Быел Ватанны саклауга, Бөек Ватан сугышы һәм заман геройлары истәлегенә аерым игътибар бирелде.

Башкортстан рәссамы Кирилл Ильинның Агыйделдәге «Җайдаклар» эше бу теманы гәүдәләндерде. Ун катлы йортның фасадындагы монументаль әсәр легендар 112 нче башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларын сурәтли. Муралның үзәк образы - генерал-майор Миңнегали Шайморатов җитәкчелегендәге кавалеристлар. Сугыштан соң Агыйделдә данлыклы дивизия сугышчыларының берсе, Советлар Союзы Герое Абдулла Фәйзрахман улы Шаһиев яшәгән.

Ничек тавыш бирергә: 8 (800) 301-50-23 номерына шалтыратыгыз. 1 санын (безнең эш өчен  бер саны) җыегыз. Тавыш бирүне төймә белән раслагыз. Тавыш бирү 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә - һәркем катнаша ала.

Чыганак: Молодёжная газета

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас