Җәмгыять
3 сентябрь 2025, 14:54

"Башкорт аты" кысаларында түгәрәк өстәлләр оештырылачак

"Башкорт аты" кысаларында түгәрәк өстәлләр оештырылачак"Башкорт аты" кысаларында түгәрәк өстәлләр оештырылачак
"Башкорт аты" кысаларында түгәрәк өстәлләр оештырылачак

6 сентябрьдә Баймак районында Графское күле буенда узачак «Башкорт аты» халыкара фестивалендә ат үрчетүнең заманча тенденцияләре турында фикер алышачаклар.

Түгәрәк өстәлдә республика авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкортстан аграр университеты, «Башкорт аты» фәнни-тикшеренү институты, БР атчылыкны үстерү ассоциациясе вәкилләре, республиканың токымлы һәм товарлы атчылык хуҗалыклары вәкилләре, кымыз ясаучылар һәм атчылык продукциясен эшкәртүчеләр, атлар тоту өчен төрле җайланмалар җитештерүчеләр катнашачак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас