

Уфада яшим. Күп тапкырлар кан биргәнем булды. Ләкин илдә, шул исәптә республикада да Covid башлангач, бу игелекле гамәлне туктатып торырга туры килде. Күптән түгел гадәттәгечә башкаланың Батырская урамында урнашкан кан тапшыру хезмәтенә мөрәҗәгать иттем. Ләкин мине кире бордылар. Баксаң, хәзер кан тапшырырга ниятләгән кеше алдан язылырга тиеш икән. Элек тере чират була торган иде. Нишләп алай иттеләр икән?
Диләрә.
Әйе, хәзер кан донорлыгы процессын максималь уңайлы һәм нәтиҗәле итү максатыннан донорларга “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша алдан язылырга киңәш ителә. Бу бик уңайлы. Донация көнен донор үзе сай Язманы ачу теләгән датага бер атна кала бара. Донация көнен, сәгатен донор үзе алдан планлаштыра ала.
Язылу буенча чикләүләр дә бар: “дәүләт хезмәтләре” порталы аша көненә 80 кеше кабул ителә. Язылганнан соң, дәваханәләрнең агымдагы ихтыяҗларын исәпкә алып, регистратор кан бирергә теләүчеләрне төркемнәргә бүләчәк. Шуңа бәйле рәвештә донорның гаризасын расларга яки кире кагырга мөмкиннәр.
Ни өчен алдан язылу системасын керткәннәр соң? Кан хезмәтендә эшләүчеләр үзләре аңлатуынча, алдан язылу донорлык процессын оптимальләштерү, медицина учреждениеләрен канның кирәкле компонентлары белән өзлексез тәэмин итүен һәм аларның югары сыйфатын гарантияләү өчен кирәк .