

Бәйрәм бик күп интерактив мәйданчыклар белән уза һәм ике көн дәвам итәчәк.
Фестиваль Уфада 2011 елдан бирле үткәрелеп, инде традициягә әйләнде. Аның максаты - халыкны Башкортстандагы сөт җитештерүчеләрнең продукциясе белән таныштыру һәм сату.
Оештыручылар сүзләренчә, бу республикада гына түгел, илдә дә иң зур фестивальләрнең берсе. Фестивальнең ел саен уздырыла торган үзенчәлеге быел да сакланып калган: бәйрәмгә килүче һәр кешене бер стакан сөт белән сыйлау.
Бүген һәм иртәгә кунакларны төрле тематик зоналар көтә: сөт ярминкәсе, фермерлар базары, сыр, колбасалар кибете, мастер-класслар, чәй зонасы, бөтен гаилә өчен интерактив мәйданчыклар һәм концерт.
Традициягә әверелгән бал ярминкәсе һәм чәй фестивале дә аерым зур урын алган. Чәй фестивален оештыручылар бергә чәй эчү буенча рекорд куярга планлаштыралар - анда 2 меңнән артык кеше катнашачак. Башкорт милли эчемлегенә, аның тарихына һәм шифалы үзенчәлекләренә багышланган яңа мәйданчык — «кымыз авылы» да эшли. Республиканың иң яхшы башкорт кымызчылары башкалага ким дигәндә бер тонна эчемлек алып килер дип көтелә. Фестивальгә шулай ук Башкортстаннан илледән артык бал һәм бал продуктлары җитештерүче килгән. Бал ярминкәсендә катнашучылар 10 тоннага якын юкә, чәчәк, карабодай, кәрәзле бал һәм аның башка сортларын алып килгәннәр.Узган елдагы кебек үк, умартачылык продукциясе өчен аерым мәйданчык — «бал хуҗалыгы» булдырылган. Бәйрәм бик күңелле үтә.
Уфада һәм башкалага якын яшәүчеләр, сез дә килегез, күрегез, сыйфатлы азык-төлектән авыз итегез.