Җәмгыять
29 август 2025, 05:05

“Әти алимент түләвемне сорый...”

Баласын карамагын, үстермәгән, алимент түләмәгән кеше кырыкны куып килгән улыннан алимент түләтә аламы?

“Әти алимент түләвемне сорый...”“Әти алимент түләвемне сорый...”
“Әти алимент түләвемне сорый...”

Әни мине, бердәнбер улын, ялгыз үстерде. Әти булган кеше мине тәрбияләмәде, әни әйтүе буенча, эчте, юньләп эшләмәде. Миңа ике яшь тирәсе булганда алар аерылышканнар. Әти алимент түләмәгән. Бик күп еллар күрешкәнебез юк.

       Инде миңа 33 яшь.  Күптән түгел әти шалтыратып, миннән суд аша алимент түләтергә җыенуы турында әйтте. Әни белән без шок хәлендә. Баласын карамагын, үстермәгән, алимент түләмәгән кеше кырыкны куып килгән улыннан алимент түләтә аламы?

                                                 Зөлфәт.

    Тормышта төрле хәлләр була, шул исәптә аерылышу, гаилә таркалу очраклары да. Судтан соң күпләр, башлыча баланың әнисе,  элекке ирен алиментка бирә. Ләкин, кызганычка каршы, барлык ир-атлар да баласына алимент түләргә ашкынып тормый шул.

    Югарыда гәзит укучыбыз тасвирлаган хәлгә калмас өчен түбәндәгеләрне белеп торырга кирәк. Алимент түләүдән  баш тарту ул – бала каршындагы бурыч кына түгел, ә ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү өчен нигез дә булып тора. Ә моны вакытында эшләмәсәң, еллар узгач, “әти кеше” инде баласыннан алимент түләтү өчен үзе судка бирергә мөмкин.

     Шулай итеп, җавапсыз, заманында үзе баласын карашмаган, алимент түләмәгән әти 20-30-40 елдан соң улыннан яки кызыннан алимент таптырмасын дисәгез, вакытында ата-ана хокукыннан мәхрүм итүдән башка чара юк.

     Баласының тормышында катнашмаган әти-әниләр, дистә еллар үткәч, + үсеп буй җиткергән  балаларыннан алимент таләп итәр алдыннан онытмасыннар иде – ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән икән, алар алимент таләп итә алмыйлар. Аларның мондый хокукы юк –  юридик яктан алар әти-әни булып саналмыйлар. Хокуктан мәхрүм ителгәннәр икән, димәк, әти түгел. Юридик яктан да, рухи яктан да.

Фото: stolicaonego.ru

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас