Җәмгыять
27 август 2025, 08:35

“Бу каска – сугыштан, окоптан, дим...”

Белоретта хәрби форма һәм амуниция күчмә күргәзмәсе ачылды.

“Бу  каска – сугыштан, окоптан, дим...”“Бу  каска – сугыштан, окоптан, дим...”
“Бу каска – сугыштан, окоптан, дим...”

Башкортстан буенча гастрольләр кысаларында Белоретта армия мәдәнияте көннәрендә Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбльләре, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» һәм Ленинград хәрби округының фронт иҗат бригадасы артистлары чыгыш ясады.

    Әлеге чара  алдыннан биредә Белоретның тарихны өйрәнүче  һәм тарихчысы Дмитрий Николаев җыйган экспозицияне күрсәтүгә әзерләгәннәр. Төп экспонатлар арасында – узган  гасырның 80 нче еллары Совет армиясе офицерының җиңел варианттагы формалары һәм танк бригадасының Америка офицеры формалары.

   Фестиваль башлануга Дмитрийның яңа кызыклы элементы – 1981-нче еллардагы америка формасы барлыкка килде. Ир-ат хәрби кием турындагы фактларны да коллекцияли. Мәсәлән, Дмитрий әйтүенчә, МХОда  ВСУ армиясе еш кына Америка формасын куллана. Ләкин яңасын түгел, ә америкалыларның үзләренә инде кирәк булмаганын.

   Аның  галереясында совет каскасы аерым урын алып тора.

- Җиде ел элек «Я убит под Ржевом» фильмын төшерүдә катнаштым. Фильмны төшергән команда  Белорет полкы сугышкан Ржев янына бара, эзләүчеләр һәм җирле халык белән аралаша. Эзләүчеләр безгә каска бүләк иттеләр, хәзер ул музейда экспонат итеп куелган.  Бирегә килүчеләргә һәрвакыт  сөйлим – бу каска сугыштан, окоптан. Бәлки, аны безнең якташларыбыздан берәрсе киеп йөргәндер, - дип сөйли ул.

Дмитрий сүзләренчә, аның Русиядә иң зур  мотоцикллар коллекциясе бар. Соңгы елларда максатлы  рәвештә спорт автомобильләре җыя. Мәсәлән, экспонатлар исәбендә – Советлар  Союзының иң тизйөрешле «Эстония» автомобиле. Анда башкорт узышчысы йөргән.

Коллекцияне Дмитрий  инде 25 елдан артык җыя. Беренче экспонат дип кобураны атарга мөмкин. Күргәзмәдә МХО сугышчылары алып килгән әйберләр дә бар. Тәкъдим ителгән экспозиция – Дмитрийның  зур коллекциясенең бик аз өлеше генә. Аны тулысынча “Дмитрий Николаев галереясендә " даими күргәзмәдә күрергә мөмкин.

Армия мәдәнияте көннәре кысаларында махсус экспозицияләр Уфада һәм республиканың күп кенә шәһәрләрендә һәм районнарында ачылды. Башкортстанның барлык почмакларында фестиваль кысаларында 300гә якын чара планлаштырылган.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас