Җәмгыять
23 август 2025, 08:10

Әскар Абдразаков: Сугыш еллары җырларын башкару минем өчен зур мәртәбә

Армия мәдәнияте көннәре кысаларында Уфаның Совет мәйданында өч көнлек «Көз романтикасы» классик музыка фестиваленең беренче концерты узды. Биредә дөньякүләм танылган опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты Әскар Абдразаковның чыгышы зур вакыйга буларак кабул ителде.

Әскар Абдразаков: Сугыш еллары җырларын башкару минем өчен зур мәртәбәӘскар Абдразаков: Сугыш еллары җырларын башкару минем өчен зур мәртәбә
Әскар Абдразаков: Сугыш еллары җырларын башкару минем өчен зур мәртәбә

Классик әсәрләрдән гадәти арияләр урынына сугыш еллары җырларын башкарды. Журналистлар белән аралашканда, ул Бөек Ватан сугышы елларында язылган җырларның үткәннең бөек мирасы гына түгел, ә хәзерге заманның актуаль тавышы да булуын билгеләп үтте.

«Алар безнең йөрәкләрдә, сүзләребездә, Җиңү турындагы фикерләребездә чагыла», — диде артист.

Җырчының үзе өчен дә бу җырлар тирән шәхси кыйммәткә ия булып чыкты.

«Мин аларны балачактан җырлыйм, шуңа күрә алар минем күңелемдә, —  дип белдерде ул. — Һәр гаиләдә, Башкортстанда гына түгел, Русиядә дә Бөек Ватан сугышында кемдер булган. Минем өчен бу җырларны башкару зур мәртәбә».

Быел «Көз романтикасы» фестивале Армия мәдәнияте көннәре, дип аталган масштаблы патриотик проектының бер өлеше булды. Бу карарны шәрехләп, Абдразаков: «Идея бик яхшы. Бигрәк тә хәзер, безнең ил өчен авыр вакытта бүген, беркайчан да булмаганча, уртак рух, патриотлык кирәк, безнең барыбызның да берләшүе кирәк»

Әскар Абдразаков мондый мәдәни проектларны яшь буынны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләү өчен мөһим дип санавы турында сөйләде.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Чыганак: «Республика Башкортостан».

Фото: Армия мәдәнияте көннәре фестиваленең матбугат хезмәте.

Әскар Абдразаков: Сугыш еллары җырларын башкару минем өчен зур мәртәбә
Әскар Абдразаков: Сугыш еллары җырларын башкару минем өчен зур мәртәбә
Автор:
Читайте нас