Хайваннар белән сулыкларга юлланганда нәрсәләрне белергә кирәк? Башкортстан Республикасының ветеринария буенча дәүләт комитеты белгечләре бу сорауга болай дип җавап бирә:
- Хайваннарны җәмәгать пляжларына алып килергә киңәш ителми.Бу начар күрүчеләрне озатып йөрүче (повадырь) этләргә кагылмый.
- Әйләнә-тирәдә кешеләр, аеруча балалар, башка хайваннар булса, этне бәеннән ычкындырып җибәрү тыела.
- Этләргә лептоспироздан һәм котыру авыруыннан прививка эшләтелгән булырга тиеш. Лептоспирозны– ачык сулыкларда, ә котыру авыруын кыргый хайваннар тешләгәндә йоктырырга мөмкин.
- Этегез яхшы йөзсә дә, сай суда гына булып, үзен яхшы хис итсә дә, аны күз уңыннан ычкындырмагыз.
- Коенганнан соң, Акбаегызны сөлге белән корытыгыз,өйдә аны кабат махсус шампунь белән юындырыгыз.
- Этегезнең үз-үзен тотышы сәер сыман тоелса, кичекмәстән ветеринарга мөрәҗәгать итегез.
Фото: tr.pinterest.com