Җәмгыять
21 август 2025, 13:02

Уфада Төньяк диңгез юлының 500 еллыгына онлайн-күргәзмә ачыла

Русия Оборона министрлыгының Үзәк хәрби-диңгез китапханәсе Уфада Арктика магистраленең 500 еллык юбилеена багышланган «Төньяк диңгез юлын үзләштерү тарихы» онлайн-күргәзмәсен тәкъдим итә.

Уфада Төньяк диңгез юлының 500 еллыгына онлайн-күргәзмә ачылаУфада Төньяк диңгез юлының 500 еллыгына онлайн-күргәзмә ачыла
Уфада Төньяк диңгез юлының 500 еллыгына онлайн-күргәзмә ачыла

Күргәзмә Башкортостан Республикасында «Армия мәдәнияте көннәре» кысаларында В.И. Альбанов исемендәге Полярниклар музее мәйданчыгында 21-27 август көннәрендә уза.

15 стендта Себер, Чукотка, Камчатка һәм төньяк яр буйларын зур тикшеренүләре, Бөекбритания һәм Голландия халкының беренче экспедицияләре, арктик суларда навигация буенча гамәли кулланмалар һ. б. тәкъдим ителгән.

Экспозиция Төньяк диңгез юлын үзләштерүнең 500 еллык тарихын күзәтергә мөмкинлек бирә, беренче омтылышлардан башлап заманча даими рейсларга кадәр, дип яза Молодёжная газета

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас