

Гәзит укучыбызның соравына Русия Банкының Башкортостан Республикасы буенча бүлеге белгечләренең аңлатмасын тәкъдим итәбез.
- Сез мәрхүм туганыгыздан калган мирасны рәсми рәвештә кабул итеп алсагыз, бурычлар чыннан да сезгә күчәргә мөмкин. Ләкин монда бер мөһим әйберне истә тотарга кирәк: сез бурыч буенча мирас итеп алынган милекнең хакы чикләрендә генә җавап бирәсез. Мәсәлән, әгәр 5 миллион сумлык фатирны мирас итеп алсагыз, сез шушы сумма чикләрендә генә җавап бирәсез.
Мирасны кабул итмәскә дә мөмкин. Бу очракта бурычлардан да, милектән дә баш тартасыз.
Әгәр милек белән нәрсәдер эшләсәгез, мәсәлән, мирас итеп алынган машинаны ремонтка бирсәгез, бу мирасны кабул итү дип саналачак.
Мирасны кабул итеп алган булсагыз да, документын алганчы аннан баш тартырга мөмкин. Моның өчен эшне алып баручы нотариуска мөрәҗәгать итү дә җитә.
Әгәр документы рәсмиләштерелгән икән, милеккә хокуклардан бары тик суд аша гына баш тартырга мөмкин. Милекне рәсми рәвештә кабул итеп алганчы, аны калдыручының бурычлары бармы-юкмы, шуны ачыкларга онытмагыз.
Фото: kprf.ru