Җәмгыять
21 август 2025, 08:00

Әгәр самокатчы исерек булса...

Аны правасыннан мәхрүм итә алалармы?

Әгәр самокатчы исерек булса...Әгәр самокатчы исерек булса...
Әгәр самокатчы исерек булса...

    Сүз эчкән баштан электр самокаты йөртүчеләр турында. Кызганычка каршы, андыйлар да очрый.

    Башкортстанның ДАИ хезмәткәрләре бу турыда ни уйлый? Исерек килеш электр самокаты йөрткән өчен транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итә алалармы?

    Водительне исерек хәлдә электросамокат йөрткән өчен хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, әгәр:

  • самокатның мотор көче 250 Вттан артыграк булса;
  • әгәр самокатның максималь тизлеге сәгатенә 25 чакрымнан артыграк булса.

    Мондый самокатлар транспорт чарасы булып санала һәм алар өчен праваның М категориясе кирәк.

     Әгәр исерек самокатчыны ДАИ хезмәткәрләре туктатса, алар протокол төзиячәк. Ул чагында эшне судка тапшырачаклар, ә хокук бозучыга 45 мең сум штраф һәм правасыннан мәхрүм итү яный.

     Әгәр дә электр самокатының мотор көче 250 Вт.ка кадәр булып, авырлыгы 35 килограммга кадәр, ә максималь хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 25 чакрымга кадәр булса, ул индивидуаль мобильлек чарасы (СИМ) булып исәпләнәчәк. Аның өчен транспорт йөртү хокукы кирәкми. Әмма исерек килеш йөргән өчен – 1000 -1500 сум штраф.

Фото: dzen.ru dzen.rudzen.rudzen.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас