

Этләр өчен бәдрәфләр булдыру проекты Уфа хакимияте башлыгы акчасына гамәлгә ашырылды. Уфаның өч микрорайонында – “Яркий”, “Наратлар” һәм “Республика"да хуҗалары белән прогулкада йөргәндә экологик яктан уңайлы булсын өчен Акбайларга, Тузикларга һәм Шарикларга махсус җайланмалар урнаштырганнар.
Аерым алганда, тугыз дог-бокс һәм алты дог-пост биологик калдыклар өчен каралган, шулай ук этләрнең нәҗесләрен җыю һәм утильләштерү өчен гигиена пакетлары белән җиһазландырылган.
"Проект ярдәмендә хәзер этләрне йөртү уңайлырак һәм экологик яктан тазарак булачак: этләр артыннан җыештыру өчен шартлар тудырылды, территория дә халык өчен чистарак булачак. Проект үсешенә керткән өлешләре өчен барлык катнашучыларга һәм партнерларга зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм аны уңышлы гамәлгә ашыру белән котлыйбыз», - ди БР иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү оешмасы җитәкчесе Айсылу Гыйззәтуллина.