Җәмгыять
18 август 2025, 12:25

“Благобегун” бул һәм хосписка ярдәм ит

7 сентябрьдә Уфа халыкара марафоны була. Теләге булган һәркем благобегун була ала.

“Благобегун” бул һәм хосписка ярдәм ит“Благобегун” бул һәм хосписка ярдәм ит
“Благобегун” бул һәм хосписка ярдәм ит

Благобегун ул – Уфа  хосписы карамагындагыларга ярдәм итү марафоны кысаларында акча җыя торган кеше. Моның өчен йөгерү мәҗбүри түгел, иганә җыю белән генә чикләнергә мөмкин. Марафонда катнашу теләк буенча. Тәҗрибәле йөгерүчеләр дә, яңа йөгерүчеләр дә, хәтта балалар да кушыла ала (марафонга билетны мөстәкыйль сатып алалар). Ничек благобегун булырга?

  1. Руфинага whatsappта +79272379852 номерына мәгълүмат җибәрегез:

 * сезнең ФИО;

 * үзегез турында зур булмаган хикәя һәм ни өчен сез хосписны хуплыйсыз;

*сезнең фотография;

*җыем суммасын.

 Руфина сезнең өчен Уфа хосписы сайтында «Ярдәм итү традициясе» бүлегендә җыем булдырачак һәм сылтама җибәрәчәк.

2.Социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда дусларыгыздан, танышларыгыздан һәм туганнарыгыздан сезнең җыем битендә иганә ясауларын сорагыз. Эшче чатлар шулай ук зур ярдәм күрсәтә алалар.

3.Шуны белегез: сезнең акчалар ярдәм сорый алмаган кешеләргә — бөтен республикадан килгән, дәвалап булмый торган авырулары булган балаларга һәм өлкәннәргә авыртусыз, куркусыз  яшәргә ярдәм итә.

  1. Марафоннан соң благобегуннарны бүләкләү һәм Уфа хосписында экскурсия көтәчәк.

 Хәзерге вакытта Уфа хосписы инде 31 благобегунны хуплаган һәм алар үз җыеннарын булдырган. Алар арасында хезмәткәрләр, волонтерлар һәм хоспис карамагындагылар, министрлар, бизнесменнар, балалар һәм битараф булмаган кешеләр бар.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас