Җәмгыять
18 август 2025, 13:15

“Безнең маяклар”га рәхим итегез!

Уфада Русия Оборона министрлыгы иҗат коллективларының  “Безнең маяклар” дигән зур концерты узачак.

“Безнең маяклар”га рәхим итегез!“Безнең маяклар”га рәхим итегез!
“Безнең маяклар”га рәхим итегез!

   25 августта Русия Федерациясе Оборона министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» федераль проекты кысаларында Уфаның Совет мәйданында Русия Геройларына багышланган «Безнең маяклар» кичәсе узачак.

   Анда  Русия Армиясенең Үзәк академия театры артистлары, А.В. Александров исемендәге Русия Армиясенең академия җыр һәм бию ансамбле, хәрби округларның фронт иҗат бригадалары, шулай ук Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбленең иҗат бригадасы артистлары катнаша.

  «Безнең маяклар» патриотик концерты шулай ук  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана – ул  Булат Окуджаваның «Белорус вокзалы»  кинофильмыннан «Безгә бер җиңү кирәк» җыры белән башлана.

Беренче тапкыр «Безнең маяклар» кичәсе Русия Армиясе театры сәхнәсендә 2022 елда узды. Ул Бөек Ватан сугышыннан алып бүгенге көнгә кадәр тоташтыручы күпергә әверелде.

    Кичә шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә багышлана. Кичәнең һәр концерт номеры – әниләргә  һәм әтиләргә, хатыннарга, апаларга, балаларга һәм геройларның үзләренә онытылмас бүләк.

   «Безнең маяклар»  программасы 25 августта 18:00 сәгатьтә Совет мәйданында башлана.  Керү ирекле.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас