Җәмгыять
16 август 2025, 06:09

Башкортстанда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан

Быел юлларда ничә кешенең гомере өзелгән? Ә күрше төбәкләрдә хәлләр ничек? 

Башкортстанда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны артканБашкортстанда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан
Башкортстанда юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны арткан

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр саны арткан.

"Асисс" порталында бастырылган Русия Эчке эшләр министрлыгының соңгы мәгълүматларына караганда, соңгы җиде айда Башкортстанда юл һәлакәтендә 220 кеше һәлак булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8% ка күбрәк.

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны буенча Башкортстан лидер булып тора.

Күрше Татарстанда шул ук вакыт эчендә 163 үлем очрагы теркәлгән, Түбән Новгород өлкәсендә - 162.

Быел гыйнвардан июльгә кадәр Русиядә юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә 7 239 кеше һәлак булган.

Чыганак: Ufakp 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас