Җәмгыять
15 август 2025, 07:05

“Килеп алыгыз әле. Мин адаштым, шикелле...”

   Башкортстан халкы кайда ешрак югала?

“Килеп алыгыз әле. Мин адаштым, шикелле...”“Килеп алыгыз әле. Мин адаштым, шикелле...”
“Килеп алыгыз әле. Мин адаштым, шикелле...”

Кешеләр юк-юк та югалалар: я сәфәргә, я тауларга, я гөмбәгә, я җиләккә китәләр. Адашалар. Кайтырга юл таба алмыйлар. Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, ел башыннан «112»гә югалулары турында шундый 159 хәбәр килгән.

   Иң күп мөрәҗәгатьләр Уфада, Белорет һәм Ишембай районнарында адашкан кешеләрдән килгән.

  Гадәттә югалучылар “ашыгыч хезмәтләр”гә үзләре  шалтыраталар, әмма аларның туганнары яки дуслары шалтыраткан очраклар да була. Мондый

очракларда шалтыратучыларга адашкан кешенең кайчан, кайдан һәм нинди юнәлештә хәрәкәт иткәнен белү мөһим.

     Югалган кешеләр шулай ук төрлечә табыла: кемдер мөстәкыйль рәвештә коткаручылар белән сөйләшкәннән соң, кемнедер таба, ә кайберләре бөтенләй югалмаган, ә дусларында яки туганнарында кунакта булып чыга.  Иң мөһиме – югалган кешеләрнең исән-сау булуы, шулай бит?

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас