

Кедалар, кроссовкалар, балеткалар һәм туфлиләр күптән инде классикага әверелде һәм, әлбәттә, яңа сезон башында да актуаль булып кала. Ә без исә 2025-2026 елда хит булырга ошаган аяк киеме вариантларын карарга тәкъдим итәбез.
Юка табанлы лоферлар
Калын табанлы лоферлар гаҗәеп уңайлы, әмма бу көздә алар алай ук актуаль түгел. Әгәр дә модный булырга телисез икән, юка табанлы вариантларга игътибар итегез.
Оксфорд ботинкалары
Бу көзнең тагын бер хиты-оксфордлар. Шнуровкалы классик күн ботинкалар. Өстәвенә, аларны эшлекле костюмнар белән дә, көндәлек һәм хәтта романтик киемнәр белән дә киеп була. Иң стильле вариантлар-кара, кара-көрән һәм шәраб төсмерләр.
Каптырмалы ботинкалар
Гадәти булмаган ботинкалар эзлисез икән, шнурлар урынына ян-якларында каптырмалар булган вариантларга игътибар итегез. Бигрәк тә минималистик дизайнда һәм нечкә табанлы модельләр актуаль. Аларны итәк белән дә, чалбар белән дә кияргә мөмкин.
Күн һәм замшадан вариантлар актуаль, төсләр теләсә нинди булырга мөмкин, бигрәк тә караңгы тоннардагы вариантлар кыйммәт күренә.
Киң үкчәле туфли
Үкчәләргә өстенлек бирәсезме? Квадрат борынлы һәм киң, ныклы үкчәле туфли сайлагыз. Андый аяк киемендә классикага әйләнгән “лодочкалар”га караганда уңайлырак булачак.