

Белем көне уңаеннан, 1 сентябрьдә, Башкортстан кибетләрендә алкоголь эчемлекләр сатылмаячак. Мондый закон шулай ук Яңа ел бәйрәмнәрендә (3, 4, 5 гыйнварда 17-10 сәгатьләрдә һәм 6 гыйнварда 17-23 сәгатьләрдә), «Соңгы кыңгырау», Яшьләр көне, Сабантуй көннәрендә дә гамәлдә тора. Җәмәгать туклануына бу закон кагылмый.
Хәбәр ителгәнчә, 1 сентябрьдән җәйге кафеларда алкоголь сату өчен катгыйрак кагыйдәләр гамәлдә булачак. «Контур Маркет» сервисы мәгълүматлары буенча, быел җәйдә Башкортстанда алкоголь сату 2024 елның җәенә карата 18% ка кимегән, һәм продукция 18% ка кыйммәтләнгән. Аракы (-39%) һәм коньяк (-36%) сатып алуның сизелерлек кимүе теркәлгән, ә шампан шәрабы сату арткан (+34%).
Фото: kanash.cap

