

Шушы көннәрдә Стәрлебаш районының Айдарәле авылында яшәүче тыл ветераны Гарифә Мусина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Аны район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов өенә килеп котлаган.
Район җитәкчесе юбилярга район хакимиятеннән истәлекле бүләкләр һәм Русия Президенты Владимир Путиннан һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтан котлау открыткалары тапшырган.
Гарифә Мусина Стәрлебаш районының Айтуган авылында туа. Авыр сугыш елларында аны Свердловск өлкәсенә эшкә җибәрәләр. Туган ягына кайткач, колхоз кырларында, фермаларында эшли. Гарифә ханым тормыш иптәше белән ике ул үстерәләр.
"Гарифә Насыйр кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнары һәм якыннары арасында тагын озын-озак еллар дөнья рәхәтен күреп, шатлык-бәхеткә төренеп яшәвен телибез", - дип язган Рөстәм Рахмангулов.