

Билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда чараны Russian Event Awards Милли әһәмиятле вакыйгалар календаренә керттеләр. 2025 елда ул "Талантлар хәзинәсен ач" шигаре астында уза. Анда Башкортстаннан, күрше төбәкләрдән, шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстаннан 300дән артык һөнәрче катнаша.
Фестиваль өч көн – 8, 9 һәм 10 августта бара. Аның кысаларында берничә мәйданчык эшли, шул исәптән һөнәрчелек ярминкәсе һәм мастер-класслар зонасы. Бәйрәм кунаклары өчен Стәрлетамак, республика шәһәрләре һәм районнары, илебез төбәкләре иҗат коллективлары катнашында концерт әзерләделәр.
Радий Фәрит улы да һөнәрчеләр ярминкәсендә булды һәм осталар белән аралашты. Башкортстанның Стратегик эшләнмәләр үзәгенең креатив индустрияләрне үстерү буенча Дирекциясе җитәкчесе Мария Орешникова "Сәүдәгәр 2.0" фестивалендә җирле затлы ризыклар белән гастрономия зонасы, "Купец-молодец" балалар ярминкәсе, Стәрлетамак предприятиеләре продукциясе белән икмәк-тоз бульвары эшләве турында сөйләде.
Быел фестивальнең яңа мәйданчыкларының берсе «Задворки» яшьләр киңлеге булды. Биредә бию һәм урам сәнгате буенча ярышлар, шигъри кичәләр һәм ачык һавада кино күрсәтүләр уза.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.