Җәмгыять
8 август 2025, 06:30

Хәләл туган көнгә килегез!

"Zaman"да узган мизгелләр онытылмас гомергә.

Хәләл туган көнгә килегез!Хәләл туган көнгә килегез!
Хәләл туган көнгә килегез!

"Zaman"да узган мизгелләр онытылмас гомергә.

Сүзне бераз ерактанрак башласак, хәлләр шундый: соңгы вакытта телефонга, ватсапка алданып, туганнар, дуслар белән күрешүләр сирәгәйде. Очрашып аралашуга җитми инде. Теләсәк, аңа һәрвакыт сәбәп табыла. Шатлыклы истәлекләр бүләк итүче очрашулар турында, әйтик, туган көннәр, туй мәҗлесләре, гаилә бәйрәмнәре турында сүз йөртәбез инде. Әйе, нинди булса да сәбәп табып, туганнарың, фикердәшләрең белән аралашу зур бәхет. Без аны, көндәлек мәшәкатьләрне уйлап, ыгы-зыгы белән бәяләп кенә бетермибез.

Элек тормыш җиңелрәк булганмы? Әби-бабаларыбыз атлап, җәяүләп тә кунакка барып, өчәр кич кунак булган вакытларны еш искә ала. Ә хәзер хуҗа өчен дә, кунаклар өчен дә, уңайлы шартлар бар. Бигрәк тә, әгәр син һәрвакыт чакырулы булып, туганнарыңда, якыннарыңда кунак буласың икән, бу яхшылыкка шундый ук изгелек белән җавап бирү яхшы гамәл. Югыйсә, үзең генә барып сыйланырга яратсаң, сине дә бер килеп чакырмый башлаулары ихтимал. Татарның “Кунак ашы – кара-каршы” дигән матур әйтеме дә бар бит әле.

Туйлар алай еш булмый инде, ә менә очрашуга сәбәп бирүче туган көннәр ел саен, җитмәсә, гаиләле кеше булса, тагын да ешрак кабатланып тора. Бу мизгел туганнар белән очрашу, сиңа хөрмәт күрсәткән якыннарыңа рәхмәт әйтү, аларны кунак итү өчен бик яхшы бер форсат.

Әмма монда бер нечкәлек бар. Рәсүлебез хәмер куелган өстәл янына утырырга кушмаган. Безнең якыннарыбыз арасында төрлесе, шул ук вакытта шәригать кануннары буенча яшәүче, хәмердән ерак торучы дусларыбыз, сабакташларыбыз, якыннарыбыз күп. Бу очракта бернигә карамый хәләл табын оештырып була. Һәм моның өчен шартлар торган саен арта бара. Әйтик, Уфада эшләүче “Zaman” хәләл рестораны мондый бәйрәмнәр өчен иң кулай урын. Биредә бик күркәм һәм җылы мохиттә матур итеп хәләл туган көннәр үткәрергә мөмкин. Моның өчен алдан шалтыратып броньларга, затлы һәм сыйлы ризыкларны сайларга гына. Бик кунакчыл ял урыны бу. Аның җанга якын рухтагы бизәлеше, ишек катында каршы алып, урыныңа кадәр озатып, урнашырга ярдәм итеп торучы хезмәткәрләренең тәмле-тәмле ризыкларны алларыңа куеп, ихлас хөрмәт күрсәтүеннән җан вә рух тантана итә. “Zaman” – кунакчыл йорт. Анда 100 кешелек табыннар уздырырга мөмкин. Ә инде азрак санлы кунак чакырсаң, 45 кешелек кунак зонасын яки аерым өстәлләр алып була. Тәмле ризыклар менюсында җаның теләгәне барысы да бар, хәләл меню даими төрләндерелеп, тагын да затлырак, тәмлерәк итеп баетылып тора. Табыныгыз түрендә затлы чәк-чәк, татлы гөбәдия, бәлешәр, өчпочмаклар, тәмле десертлар, баллы тортлар, баллы-майлы коймаклар урын алып, кунакларны хәйран итәр. Милли ризыкларга өстәп, чәк-чәк шоу, татлы приз кебек күркәм тамашалар туган көн табыны кунакларын сокландырыр, бу мизгелләрдән үзегез дә, һәр кунагыгыз да сүрелмәс тәэссоратлар алып китәр.

Әйткәндәй, бик мөһим бер мәсьәләне әйтергә онытып торабыз, туган көнен билгеләүчегә 10 процент ташлама каралган. Ә инде ресторан хезмәткәрләренең креатив тәбрикләве һәркемнең күңеленә бик хуш килә.

Сабыйлар белән килүчеләр дә һич хафаланмасын, биредә алар өчен аерым уен бүлмәсе бар. Анда балалар өчен нинди уңайлыклар кирәк – уенчыклармы, уңайлы җиһазмы – барысы да бар.

Генерал Горбатов урамындагы бу кунакчыл йортта гомер бәйрәмен иң кадерле кешеләре белән билгеләргә теләгән кунаклар өчен матур локация, фото зона, милли орнаментлы җылы мохит тудырылган биеклектән шәһәргә матур манзара ачыла.

Истәлекле бәйрәмен иҗади мизгелләр белән үткәрергә теләүчеләр өчен кулинар мастер-класслар каралган. Аның нечкәлекләре, шулай ук, алдан сөйләшеп, килешенә.

Күркәм шартларда хәләл туган көннәр уздыручылар, кадерле кунаклар саны арта тора. Сезне дә, дуслар, “Zaman” ресторанында көтеп калабыз, шатлыкларыгыз уртак булсын, кайчан да сезне күрергә шат булырбыз.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас